- күкрәк
- 1. Гәүдәнең муеннан корсакка кадәр булган алгы өлеше. Гәүдәнең үпкә, йөрәк урнашкан өлеше. күч. Кичерешләр, хисләр һ. б. символы; күңел 2. Хатын-кыз гәүдәсенең сөт бизләре 3. Киемдә гәүдәнең шушы өлешенә туры килгән урын. КҮКРӘК АВЫЗЫ – Күкрәк читлегендәге иң өске кабырганың күкрәк сөягенә тоташкан урыны. КҮКРӘК БАКАСЫ – сөйл. Күкрәк кысу авыруы; Стенокардия. КҮКРӘК ЧИТЛЕГЕ – Скелетның күкрәк умырткаларыннан, кабыргалардан, күкрәк сөягеннән торган өлеше
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.